– Ирләрнең акыл сәләте кайчан күренә? – Сөйләшкәндә. – Ә хатын-кызларныкы? – Телен тыеп утырганда.* * * Хуҗабикәне чираттагы кунак белән таныштыралар. – Доктор Вәлиев. – Мин бик шат. Әйтегез әле, доктор, мин бик еш кына төнлә уянам... – Гафу итегез, ханым, мин хокук фәннәре докторы. – Бик әйбәт. Алайса тагын бер сорау: ирен агулап үтергән хатыннарга ничә ел бирәләр?* * * Укытучы: – Ни өчен кешеләр саны маймыллар санына караганда күбрәк? Вәли кулын күтәрә. – Йә, әйтеп кара. – Чөнки агач башында үрчү җайсызрак.* * * Сержант бер төймәсе чишелгән солдатка җикеренә: – Син нәрсә! Әллә пляжга чыктым дип уйлыйсыңмы?!* * * Армиядә. – Танкта иң мөһиме нәрсә? – Тимер калканчы. – Юк. – Орудие. – Юк. – Чылбыры. – Юк! Танкта иң мөһиме – шыр җибәрмәскә!* * * – Шаһит, сез берәр вакыт хөкемгә тартылдыгызмы? – Юк, гражданин судья. – Бәлки үзегез кемне дә булса судка биргәнсездер? – Юк, гражданин судья. – Ә нишләп миңа сезнең йөзегез бик таныш. – Мин төнге клубта швейцар булып эшлим, гражданин судья.* * * – Профессор, кеше ашучылар кулына эләккән коллегагызны сез берничек тә коткарып кала алмадыгызмы? – Юк. Без килеп җиткәндә аны менюдан сызып ташлаганнар иде инде.
|