Завод директоры дустына зарлана: – Хезмәт хакын ике мәртәбә күтәргәч, эшчеләр тагын да явызландылар. – Ник алай икән? – Ник алай дип... Элек аларга 100 сум акчаларын түләми идек, хәзер 200 сумны түләмибез.* * * Бер егет ашыгып өенә кайтып керә, өс-башын алыштыра, аягына чүәк кия, табуреткага сыра шешәсе куя, креслога ава һәм телевизорны кабыза. Экранда язу чыга: “Футбол. Чемпионнар лигасы”. Шул ми гелдә кыңгырау чылтырый. Егет ишекне ачса – бусагада сөйгәне басып тора: – Кадерлем! Мин риза! Мин синең хатының булырга риза! – Анаңны!.. Нишләп бу уй синең башыңа нәкъ менә хәзер килде???* * * Кибеттә: – Сездә 9 нчы класс өчен күкрәкчәләр бармы? – 9 нчы класс өчен? Ә төгәлрәк әйткәндә? – 9 нчы “А” классы өчен.* * * – Рядовой Галиев, чыгыгыз сафтан! Галиев дөмбердәп һуштан язып егыла. Командир: – Нәрсә булды моңа? – Сафтан чыкты...* * * Яшь доктор-практикант – сырхауханәнең баш врачына: – Гали Вәлиевич, миңа яңа авыру бирә алмассыз микән, ник дисәгез, башта биргәнегез үлеп китте.* * * Телеграмма китергән почтальон кыңгырау төймәсенә баса. Ишекне авызына беләк буе гавана сигарасы капкан 7-8 яшьлек малай ача. Почтальон исе-акылы китеп: – Әти-әниең өйдәме? – Малай исе китмичә генә сигара көлен келәмгә селкеп төшергәч һәм күзен кысып алгач: – Ә син үзең ничек дип уйлыйсың?* * * – Ашагыз, кадерле кунаклар, ашагыз... Әгәр оятыгызга көч килмәсә, иртәгә дә кереп чыгарсыз.* * * Борчаклы трусик трусик эчендәге борчактан яхшырак. |