Берәү аптекага кереп, очкылык тотудан дару сорый. Аптекарь моның яңагына сугып җибәрә. – Сез нәрсә эшлисез?! – Дәваладым. Менә бит хәзер очкылык тотмыйсыз! – Ә кем әйтте сезгә мине очкылык тота дип? Ул дару минем хатынга кирәк иде!* * * Урман буйлап болан чабып бара. Ни күрсен, аландагы агач төбендә борынын казып куян утыра. – Куян, кара минем аякларым нинди төз. Куян дәшми, борынын казуын дәвам итә. – Мин бу урманда иң матур, иң җитез җанвар. Куян борынын казудан туктап, исе китми генә: – Харап икән! Аның каравы, мин рухи яктан бай.* * * Күршеләр булып яшәүче ике хатын очраша. – Бик озак күзгә-башка күренмәдең, кайда булдың? – Банан кабыгына басып таеп китеп, өч атна тора алмыйча яттым. – Кит аннан! Һәм шул вакыт эчендә берәү дә торырга булышмадымы? * * * Билегез күзгә ташланып торсын дисәгез, сезнең ике юлыгыз бар: 1) корсагыгызны шиңдерү. 2) арт шәрифләрегезне симертү* * * Бер карт чебен зур тизлек белән очып килеп, тәрәзә пыяласына, башы белән бәрелә дә, кәкрәеп төшеп, тәрәзә төбендә һушсыз ята. Һушына килеп бераз хәл җыйгач, яңадан зур тизлек белән очып килеп, пыялага төртелә һәм тәгәрәп китә. Бу галәмәтне карап торган яшь чебен, гаҗәпләнеп: – Тәрәзәнең бер ягы ачык бит, сез нишләп пыялага бәрелеп үзегезне-үзегез газаплыйсыз? Карт чебен: – Һе! Ачык тәрәзәдән җүләр дә очып чыгып китә ала. Ә син менә ябык тәрәзә аша чыгып кара! |