– Иртәгә абый өйләнә. Аптыраган, нәрсә бүләк итәргә дә белгән юк. Ул бүләк истә калырлык булсын иде... – Тапкансың аптырар нәрсә! Истә дә калачак, бөтен кеше игътибар да итәчәк... – Син нәрсәне күздә тотасың? – Әгәр туйда яшьләр яки аларның ата-аналары арасында зур булмаган җәнҗал оештырсаң, бу шатлыклы көн аларның хәтеренә мәңгегә сеңеп калачак! * * * Официант, ачуын тыя алмыйча: – Гражданнар, әгәр китерелгән ризык сезгә ошамый икән, нигә аның эчендә казынасыз? Аны сез казынганнан соң кем ашар дип беләсез? * * * Кибетнең бүлек мөдире – яңа гына эшли башлаган сатучы кызга: – Менә бу өелеп яткан эшләпәләрне күптән чыгарып атарга вакыт. Аларның күптән модасы чыкты, шуңа күрә бер генә хатын-кыз да бу чүп-чарга игътибар итми. Икенче көнне мөдир бүлеккә күз салса, үтмәс товарның эзе дә калмаган. – Кая китте теге эшләпәләр? – Мин аларны “нечкә зәвыклы хатын-кызлар өчен генә” дигән язу астындагы киштәгә урнаштырган идем. * * * Ире әбәт ашарга дип өенә кайтып керсә, өйнең асты-өскә килгән, ә авызына чүпрәк тутырылган хатыны урындыкка бәйләнгән хәлдә утыра. Ире бу хәлләрне күздән кичергәннән соң үкенү белән: – Их, белмәдем, кафега кереп кенә капкалап чыгасы калган* * * Лабораториягә яңа гына техникум тәмамлаган яшь белгечне алып керәләр. – Сез менә шушында эшләячәксез. – Шәп! – Бу сезнең эш өстәлегез. – Шәп! – Менә сезнең пробиркаларыгыз, реактивлар... – Шәп! – Сез “шәп” дигән сүздән кала тагын берәр сүз беләсезме? – Секс. – Ә нәрсә соң ул секс? – Шәп! |