Мин үзем врач түгел, әмма медицина өлкәсендәге аң-белемем врачларыннан аз гына да калышмый. Адәм баласындагы чирләр турында укымаган китабым калмады, белмәгән нәрсәм юк дияргә мөмкин. Шуңа күрә кешеләрнең җилбәзәклегенә, томаналыгына кайчакларда шаккатам. Шул дәрәҗәдә мокыт булырга кирәк бит! Бер көнне кунакка барган идем. Хуҗаларның өстәлендә нинди генә агулар юк: ысланган балык (канцероген), атланмай (холестерин), маринадланган кыяр (язва), тозлы гөмбә (гастроэнтероколит), хәтта кызыл аракы (бавыр циррозы)! Болар чәй янына кайнатма (диабет) китереп куйганнан соң түзмәдем, әйттем. Берәрсе минем сүзләргә колак салды дисезме? Исләре дә китмәде! Менә бүген парк буйлап барганда ни күрим, бер әби күгәрченнәр ашатып маташа (орнитоз), бер ир этен йөртергә алып чыккан (котыру чире). Шуларга бер сүз әйтеп кара! Менә бер ана баласына туңдырма алып тоттырды (ангина). Менә аягына биек үкчәле туфли кигән (буыннар тартылу), башын япмаган (кояш сугу), җилкәсенә сумка аскан (сколиоз) бер кыз узып бара. Мин шушы хәлләргә тыныч кына карап торырга тиешме? Ә гашыйклар? Алар яраткан кызларына чәчәкләр бүләк итәләр (аллергия), төрле кичерешләр кичерәләр һәм газапланалар (стенокардия), ниһаять, үбешәләр (герпес). Ә бит белгән кешенең сүзләренә колак салсалар, боларның бөтенесеннән дә котылып булыр иде. Юк, бер сүз әйтә башласаң, алга-артка карамый качу ягын карыйлар (тән җәрәхәте). Мондый хәлләрдән соң мин ничек тыныч кала алыйм (невроз, гипертониия, аритмия)?! И. ГАМАЗКОВА www.tatyash.ru |