Кичен гадәтенчә диванда сериал карап ятканда Мөштифәнең телевизоры дөмекте. Башта тавышы бетте, аннан шатыр-шотыр килеп бераз төтенләгәч, җан-тәслим кылды. Эшкә бару белән йокыны исәпләмәгәндә, барча вакытын төрле каналлардан сериаллар карап уздырган Мөштифә өчен моннан да зуррак фаҗига булырга мөмкин түгел иде. Өй мәет чыккан йортка охшап калды. Җитмәсә, ире Кыям да каядыр олаккан булып чыкты. Мөштифә бу хәлгә озак кына гаҗәпсенеп утырды да, нидер исенә төшереп, ачуыннан буыла-буыла хат язарга утырды: “Фәндүрә! Юха елан! Закунный иремне урлап яшәп ятканыңа бер ел тулганын беләсеңме син, ыштыр бит?! Мин ул бозауны кодировать итеп, адәм рәтенә керткәч алып киттең бит син аны, явыз! Ул көнне телевизордан нигыр киносы бара иде. Бер нигыр хатыны уйнашчы ирен саплы таба белән бәреп үтерде. Аларда азгын ирләр белән бер дә кәнфитләнеп тормыйлар шул. Ярар, Кыямны нишләтергә белермен анысы. Әмма дә синең чыраеңа берәр кружка ыскипидар тондырмыйча барыбер тынычланасым юк. Әгәр дә мәгәр шушы хатны алуга Кыямны кире өенә борып җибәрмәсәң. Син ул сантыйга ныклап әйт, соңыннан, кикриге шиңгәч, йөрмәсен монда селәгәен агызып, миңа батарие утырган ир кирәк түгел. Тәмам аптырыйм, кай төшләреңә генә кызыкты икән ул синең? Кипкән карама агачы кебек чыраеңны төнлә газета каплап та үбәрлек түгел бит...” Хатны салырга чыккан уңайдан Мөштифә эт оясы кадәр телевизор алып кайтып аны түр башына утыртып куйды. Кичен кулы гадәтенчә пультка үрелгәндә, ул бер мәлгә туктап калды һәм тагын хат язарга кереште: “Фәндүрә дим! Син беренче хатыма үпкә тотма, кызып китеп ниләр язмассың. Бүген телевизордан яңа сериал башлана, шуңа әллә Кыямны җибәрми торасыңмы? Икегезгә чүтеки күңеллерәк бит ул. Пачкалы солы боткасы пешерсәң, шул җитә аңарга. Төнлә өстен ачмасын, анысын да яхшылап кара. Мин үзем шушы сериал бетүгә килеп чыгармын, берәр елдан... Ике рәхәт бергә килми ул. Ни гомер кеше ире белән яшәп ятканың өчен җавап бирәсе барыңны онытма шулай да!” Илдар ХӘЙРУЛЛИН Түбән Кама. www.tatyash.ru |