– Барыгыз да мондамы? – хуҗа кабинеттагыларны барлап чыкты. – Әйе, әйе, Мисхәт Мирхәтович, монда, – диде отдел кадр Хәйдәр, Яңа елы атнага сузылуы сәбәпле, калтыравыклы тавыш белән. – Сез, кара йөрәкләр, беләсезме яңа елның бер атнасы үткәнен? Дәльше ничек яшәргә уйлыйсыз? Инде сезне ничек ашату турында да мин уйларга тиеш, шту-ли?! – хуҗаның тавышы кырысланганнан-кырыслана барды: – Главбух, безнең кассада берәр нәрсә калдымы? – Кассада түгел, счетыбызда да бер нәрсә юк. – Тәк, отдел кадр, бүгенге көнгә штатта ничә кеше санала? – У-ун-дүрт, Ми-ис-хәт Ми-ир... – Нәрсә калтырап утырасың анда? Мин дә кеше. Аңлыйм хәлеңне. Мә, хет сөйләшә алырлык булырсың, тотып куй бер йөз иллене! Салып алгач, Хәйдәр хуҗадан тартырга рөхсәт сорады. Тартып та җибәргәч, кара көйгән йөзенә яшәү чаткылары иңде. Кесәсеннән, Хәдичәсе 31 е көнне биргән, хәзер инде чүбеккә әйләнгән кулъяулыгын чыгарып борынын сеңгерде. – Ундүрттән җидене калдырырга! – дип боерды хуҗа. – Ел азагында гына утызны кыскарткан идек, Мисхәт дус, – дип ярып салмасынмы, шактый ук батыраеп киткән отдел кадр. – Ызначит, хәзер синең үзеңнән үк башларга туры килер. Җиде кеше отдел кадрсыз да яши алыр. Әле мин сине үз итеп дигәндәй... – Аңладым, Мисхәт Мирхәтович, аңладым. Кемнән башлыйбыз соң? – Ситуация болай. Монда утыручылар эләкми. Куркып утырмагыз! Синең эш мин кыскартканнарны документлаштыру, Хөснулла дус, – дип кулын җилкәсенә салды хуҗа уң ягында утырган главбухның, – кыскартуын мин кыскартам. Ә шушы җиде кешене ничек тә җәйгә чаклы яшәтә алу синең кулда. Аңлыйсыңмы?! Яшәргә икән яшәргә! Барлык связьләреңне файдалан. Ссуда аласыңмы, башка берәр юлын табасыңмы, үзең беләсең. Моңарчы да синең бухгалтер эшләреңә тыкшынганым булмады. – Тырышырбыз, ничек булса да җайларбыз... – Кемнәрне кыскартабыз соң? – дип куйды кире үз хәленә кайткан отдел кадр. – Тәк, тәк... Эрерәкләрдән безнең завсклад калган иде. Барыбер, биш ай инде ике складның берсендә бер нәрсә юк. Килеп акча гына алып йөрде, пнимаешь. Ә кадеремне белмәде... Дәльше... Ике кочегар да тотып булмый. Үзең белерсең, кай ын. Тыңлаулы, тегендә-монда йөрерлек булсын. Каравылчыларның икесен дә кыскарт. Безне сакларга кеше кирәкми. – Аларның берсе генә инде. – Бигрәк шәп. Барыбер кочегаркада эчеп кенә яталар. Дәльше киттек... Минем шоферларның икесен дә. Пока инженер йөртеп торыр. Барыбер аңа лечится иткәннән соң эчәргә ярамый. Эчә башлаганчы дип әйтүем. Аннан күз күрер. – Ә секретарь Гөлчәчәк? – дип куйды эчкән аракысының шаукымы бетеп килгән отдел кадр. – Син нәрсә?.. – Аңладым, аңладым... Барысы да серле елмаештылар. – Гөлчәчәк! – дип кычкырды хуҗа. – Безгә өстәл әзерлә! Яшәргә икән яшәргә! Мәҗит ЗӘЙНУЛЛИН |